Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәмзия Мөхәммәтованы 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

05 ноября 2020, 10:05

424

0

0

Иске Дөреш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Рәмзия Гарифҗан кызы Мөхәммәтованы чын күңелебездән 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. 

Син – безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт. Безнең өчен җан атып гомер итәсең, һәрчак кайгыртып торасың. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып яши беләсең. Кырык елдан артык гомереңне авылдашларыбызның сәламәтлеген саклауга багышладың. Шуңадыр һәркем алдында абруең зурдан. Әтиебез белән бергәләп без өч балагызны олы тормыш юлына чыгардыгыз. 
Киләчәктә дә якыннарыңны сөендереп, бер-беребезгә терәк булып, саулыкта-сәламәтлектә, имин һәм тыныч тормышта гомер кичерергә насыйп булсын иде, газизебез! 

Безнең өчен якты кояш бит син,
Җылы яңгырлысы җәйләрнең.
Бүген 70 яшең, кадерлебез, 
Котлы булсын гомер бәйрәмең.

Сине яратып, тормыш иптәшең Илгизәр, кызларың Эльвира-Фәрит, Илүзә-Илшат, улың Илназ һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X