Якты юл
  • Рус Тат
  • Рәмзия Гарипованы 50 яшьлек юбилее белән «Кызыл калфак» балалар бакчасы хезмәт коллективы котлый!

    --, 18 сентябрь 2020 - 10:25
    95
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Боерган төп мәктәбе, «Кызыл калфак» балалар бакчасы хезмәт коллективы кече тәрбияче Рәмзия Әбүдәр кызы Гарипованы 50 яшьлек юбилее белән кайнар котлый.

    Хөрмәтле Рәмзия Әбүдәровна! Сез һәрвакыт якты йөзле, юмарт, ачык күңелле. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган хезмәтегезне бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкарасыз, сабыйлар күңеленең һәрберсенә үтеп керә, алар дөньясы белән яши беләсез. Коллективта, ата-аналар, авылдашлар алдында да абруегыз зурдан. 
    Гомер бәйрәмегез белән котлап, бәрә-кәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Рәхәт яшәгез, тормышыгыз матур булсын. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: