Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәмилә Шәрәпованы 50 яшьлек юбилее белән Бәтке урта мәктәбе коллективы котлый!

10 января 2020, 10:55

405

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Бәтке урта мәктәбе коллективы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмилә Мөдәрис кызы Шәрәпованы 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Рәмилә Мөдәрисовна! Сезне ихлас күңелдән шушы шатлыклы көнегез белән котлыйбыз. Сез гомерегезне авыр, әмма бик тә кирәкле хезмәткә багышлагансыз. Сайлаган хезмәтегезне яратып, бирелеп, зур җаваплылык белән башкарасыз. Балалар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары өләшәсез. Сабыр холыклы, киң күңелле, үтә дә кешелекле зат Сез. Укучыларны һәрвакыт якын күреп, аларның һәрберсе белән уртак тел таба белүегез белән дә аерылып торасыз. Төпле акылыгыз, зирәклегегез, төгәллегегез балаларга тормыш үрнәге, яшәү өлгесе булып тора. Шушы сыйфатларыгыз белән коллективта да олы абруй казандыгыз.
 Мәңге шундый кешелекле, ярдәмчел, күркәм табигатьле булып калыгыз. Алга таба да тормыш тәмен белеп яшәргә, мәңге яшь күңелле булып калырга язсын. Киләчәгегез матур, якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын. Тормыш иптәшегез белән балаларыгыз, оныкларыгыз бәхетенә куанып, бәхетле озын гомер кичерегез. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!

Сагыш белмәгез, борчу хисләр сездән
Ерак йөрсен, якын килмәсен. 
Тормышыгызны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев