Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәкыя Садриеваны 90 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

05 апреля 2019, 11:20

740

0

0

Рәкыя Садриеваны 90 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Минзәлә районы Оргыды авылында туып-үскән, бүген Яңа поселогында яшәүче Рәкыя Гайнетдин кызы Садриеваның бүген олуг юбилее – 90 яшь тулган көне. Кадерлебезне чын йөрәгебездән гомер бәйрәме белән тәбриклибез.
Әниебез сугыш еллары баласы, күпне күргән, күпне кичергән кеше. Авыр чорлардагы хезмәте күпләгән дәүләт бүләкләре белән бәяләнгән хезмәт ветераны. Гаиләдә ул тугызынчы бала булган, берүзе исән калган. 13 яшеннән фермада дуңгызлар караган, сугыш елларында урман кисүгә йөргән.
Озак еллар ул инвалид әнисен карады. Ихатасы нурлы, йөзе якты булды. Әниебезне якыннары, авылдашлары, туганнары уңган хуҗабикә буларак та белә. Кайчан керсәң дә аның өстәлендә яңа пешкән камыр ашы булыр иде. Шуңадыр, йорты һәрчак кунаклар белән тулы булды.
Әтиебез, бабабыз Мәгъсүмҗан белән алар 62 ел тату гомер кичерделәр. Ике бала үстерделәр. Кызганычка, улының гомере кыска булды – 35 яшендә ул якты дөньядан мәңгелеккә китеп барды. 
Газиз әниебез! Безне сөендереп, әле тагын озак гомер ит. Алга таба да саулыкка тиенеп, имин таңнар каршыларга, хәерле гомер үтәргә насыйп булсын. Җан тынычлыгында, балалар игелеге күреп яшәргә язсын.

Сине яратып, кызың Розалия, киявең Рафис, оныгың Илшат һәм аның хатыны Динара, оныгың Эльвира һәм аның ире Ринат, оныкчыкларың Диана, Тимур, Лия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев