Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәхимҗан Мәрдәншинны 60 яшьлек юбилее белән Сәйдәш авыл хуҗалыгы предприятиесе котлый!

19 декабря 2018, 09:50

755

0

0

Ирек-Таң авылында туып-үсеп, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче Рәхимҗан Ахунҗан улы Мәрдәншинны 60 яшьлек юбилее белән ихластан тәбрик итәбез. 
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезгә, шушы истәлекле бәйрәм көнегездә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сайлаган һөнәрегезне һәрчак яратып, күңел биреп башкарасыз. Эшкә тырыш, алтын куллы кеше сез. Тормыш иптәшегез Валентина белән бер-берегезгә терәк-таяныч, ышанычлы юлдаш булып яшисез. Тормыш булгач, ерып чыга алмас киртәләре, авыр сынаулары да булгандыр. Әмма сез сынмыйсыз, сыгылмыйсыз, ныклы адымнар белән алга атлыйсыз. Хезмәт үренә менгән бу бәхетле минутларыгызда сезгә исәнлек-саулык, рух күтәренкелеге, озын гомер телибез. Зур тырышлыклар белән табылган мал-мөлкәтегезнең бәрәкәтен, хезмәтегезнең әҗерен, күңел җылыгызны биреп үстергән балаларыгызның тәүфыйгын күреп яшәргә язсын. 

Гомер юлларыгыз сокланырлык,
Үрнәк булып, тату яшисез.
Тырыш, сабыр, кыю, тәвәккәл,
Олы җанлы изге кеше сез!

Иң изге теләкләр белән Сәйдәш авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев