Рәхим Ибәтуллинны 85 яшьлек юбилее белән Мусабай Завод мәктәбе хезмәт коллективы котлый!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Мусабай Завод мәктәбе хезмәт коллективы ветеран укытучы Рәхим Басыйр улы Ибәтуллинны 85 яшьлек юбилее белән кайнар котлап, изге теләкләрен юллый.
Хөрмәтле Рәхим Басыйрович! Сез күп еллар мәгариф өлкәсендә гадел, намуслы эш башкардыгыз. Мәктәбебездә озак еллар эшләү дәверендә хезмәттәшләрегез арасында тирән ихтирам һәм хөрмәт казандыгыз. Балалар өчен дә Сез таләпчән укытучы гына түгел, алар күңелен якыннан аңлаучы тугры дус та булдыгыз.
Гаиләгез дә матур, йортыгыз кунакчыл. Бу соклангыч тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, кул тырышлыгы, сабырлык, уңганлык ята. Киләчәктә дә саулыкка тиенеп яшәргә, бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын. Тормыш иптәшегез, балалар һәм оныклар бәхетенә төренеп яшәргә язсын сезгә. Тигезлектә, саулыкта гомер кичерегез.
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
Нет комментариев