Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ризилә Хисамиеваны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

20 июля 2018, 13:30

790

0

0

«С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ хезмәт коллективы хуҗалыкта эшләүче Ризилә Мөхлисулла кызы Хисамиеваны гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее белән котлый. 

Хөрмәтле Ризилә Мөхлисулловна! Без сезне һәрбер алынган эшне җиренә җиткереп башкаручы, иҗади, тәвәккәл, тырыш, намуслы зат итеп беләбез. Киң күңелле, ярдәмчел, эчкерсез, гади, сабыр һәм җаваплы кеше булуыгыз өчен хөрмәт итәбез үзегезне. Гомерегез намуслы хезмәттә үтә, җаныгыз-тәнегез белән эшкә бирелеп, үз эшегезне яратып, күп еллар С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта хезмәт куясыз. Алга таба да шулай тату булып, аңлашып эшләргә язсын.
Туган көнегез белән котлап, Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, озын гомер, алсу иртәле имин көннәр, чиксез шатлык-куанычлар телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын. Дөнья матурлыгына сокланып, балаларыгызның бәхетенә куанып, гаиләгезнең кадерле кешесе булып, пар канатлар белән бәхетле гомер кичерегез. 

Гомер юлыгыз озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрегез бәхет белән узсын,
Авырлыклар бер дә килмәсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X