Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җәүһәрия Шәйхаттарованы юбилее белән гаиләсе котлый!

06 сентября 2019, 11:40

573

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, балаларыбыз, оныкларыбызның сөекле әнисе Җәүһәрия Фаяз кызы Шәйхаттарованы юбилее белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. 
Яраткан тормыш иптәшем, әниебез, сабыр, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, кадерледән-кадерлебез! 
Яшең арткан саен сөйкемләнә, күңел матурлыгына төренә генә барасың. Әле кайчан гына кавышып яши башлаган идек, күз ачып йомганчы күпме гомер үткән. Авыр минутларны да, бәхетле мизгелләрне дә бергә күрдек, бергә кичердек. Аллага шөкер, улыбыз да, кызыбыз да үсеп җитеп, үз гаиләләрен кордылар. Бүген балаларыбызның балалары – татлы җимешләребезгә куанып яшибез. Син уңган булганга тәрәзәләребез нурлы, өстәлләребез сыйлы. Акыллы фикерле, алтын йөрәкле, сабыр булуыңда сиңа тиңнәр юк. 
Кешелекле, киң күңелле, сабыр, аңлаучан, башкаларга ихтирамлы булганың, баларыбызга биргән мәхәббәт-назың, тәрбияң, елмаеп эшкә озатып, тәмле кайнар ашлар, мул табын белән каршы алганың, безгә булган игътибарың өчен мең рәхмәт сиңа, кадерлем!
Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тигезлектә, ак бәхетләр белән тулы тормышта сөенеп, рәхәтлектә яшәвеңне телибез. 

Яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Рәсим, балалар, оныклар. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев