Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җәүһәрия Шәйхаттарованы 60 яшьлек юбилее белән Күзкәй урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

06 сентября 2019, 11:50

591

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Күзкәй урта мәктәбе хезмәт коллективы күп еллар мәктәптә балаларга белем биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Җәүһәрия Фаяз кызы Шәйхаттарованы гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән котлый. 
Җан таләбе белән сайлаган хезмәтегезне гомер буе яратып, җиренә җиткереп башкардыгыз. Лаеклы ялда булсагыз да, Сез безнең өчен һаман да кадерле кеше. Белем көнендә чәчәкләргә күмелеп, кояш кебек балкый торган идегез. Тырышып-тырышып, балаларга хәрефләр, саннар өйрәттегез, беркайчан да вакыт белән исәпләшмәдегез, укучыларга да, коллективка да Сез мәрхәмәтле, йомшак күңелле, ярдәмчел булдыгыз. Киләчәктә дә туган мәктәбегез, яраткан коллективыгызның укучыларыгызның хөрмәт-ихтирамын тоеп, җан тынычлыгы белән яшәгез. Сезгә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлы көннәр телибез. Мәңге шундый яшь күңелле, эчкерсез, мөлаем, киң күңелле, сөйкемле булып калыгыз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев