Якты юл
  • Рус Тат
  • Җәүһәрия Мөхәммәтгатинаны 90 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

    --, 10 июнь 2019 - 08:15
    102
    0
    0

    Теләнче Тамак авылында яшәүче кадерле әниебез Җәүһәрия Гатуф кызы Мөхәммәтгатинага 10 июньдә 90 яшь тула. Без аны әлеге күркәм бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
    Газизләрдән-газиз әниебез, әбиебез! Яшең арткан саен, мәрхәмәтлелегең, сөйкемлелегең арта гына бара. Ап-ак шәлъяулыкларыңны ябынсаң, дөньялар пакьләнеп китә. Бишек көйләре көйләп үстергән балаларыңа, оныкларыңа гел изгелекләр генә телисең. 
    Без син булганда очар канатлы, оялы, терәкле. Аллаһы Тәгалә синең энҗе чәчләреңнән аклык күчкән мөлаем йөзләреңә гасырларны кичәр көч, бәрәкәт бирсен. Гомерләрең – озын, тыныч булсын, балалар, оныклар, оныкчыклар бәхетенә куанып гомер кичер. 

    Әниебез, безнең кадерлебез, 
    Без бәхетле җирдә син барга.
    Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
    Туган көнең белән котларга.
    Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,
    Йөрәгеңдә күптер яра да.
    Киңәшчебез, терәгебез булып,
    Озак яшә безнең арада.

    Сине яратып, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: