Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җәүһәрия Галиуллинаны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

29 ноября 2019, 11:40

902

0

0

Җәүһәрия Галиуллинаны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Яңа поселогында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Җәүһәрия Нуриәхмәт кызы Галиуллина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерлебезне әлеге матур бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйбыз. 
Дөньядагы иң газиз кешебез безнең! Синең киң күңелеңә дөнья матурлыгы, тормыш нуры, яшәү гаме сыйган. Туганнар, авылдашлар алдында да дан-дәрәҗәң зур, чөнки һәркемгә савап кына кыласың. Син исән-сау булганда, туган оябызның һәрбер почмагыннан изгелек нуры сирпелеп торыр.
Җылы, нурлы оябызда өч бала үстек, безне, газизебез, бар дөнья байлыгыннан да артык күрәсең. Әтиебез белән бергәләп, тәрбияле, кешелекле итеп үстердегез, олы тормыш юлына озаттыгыз. Бүген нәсел җебен дәвам итүчеләрегез – берсеннән-берсе сөйкемле оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз бар. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа, әниебез. Уңган, алтын кулларың белән нинди генә тәм-томнар пешермисең. Чын татар хатыны, изге, мәрхәмәтле әни, әтиебезгә тугры тормыш юлдашы син.
Алга таба да әтиебез белән тигез канат булып, безнең өчен җан атып, безнең уңышларга куанып яшәгез. Мәңге яшь күңелле, күтәренке рухлы булып кал. 

Гел кояшлы, киң һәм якты булсын,
Синең узар гомер юлларың.
Алда сине якты өмет булып,
Бәхет көтсен, сузып кулларын.
Чын күңелдән туган көнең белән 
Котлап сине кояш елмая.
Үзгәрмә син, һәрчак шулай 
Балкып яшә якты дөньяда. 

Сине яратып, тормыш иптәшең Рафис, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың. Бу теләкләргә кода-кодагыйлар, туганнар да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X