Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәисә Ибраһимованы 70 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

14 апреля 2021, 10:10

563

0

0

Биклән авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Рәисә Хөсәен кызы Ибраһимованы күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! 

Газизебез безнең! Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү ямебез. Һәр көнне күңел җылылыгы бирүче, бер түгәрәк өстәл янына гаиләбезне, туганнарны туплаучы зат. Йортыбызның уңган хуҗабикәсе дә син. Әтиебез белән ике балагызны тормышка лаеклы итеп үстердегез, белем һәм тәрбия бирдегез. Яшәү рәвешең без балаларыңа, оныкларыңа матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың бар. 
Кадерлебез, сиңа теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын юллыйбыз. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Алдагы көнеңдә дә шулай барыбызга да кирәк һәм терәк булып, бар булганыңа шөкер итеп, куанып, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп озак яшә. Без сине бик тә яратабыз!

Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Салих, кызың Римма, киявең Рафаэль, улың Айрат, киленең Радмила, оныкларың Кәрим, Милана, Алмаз. Бу теләкләргә барлык туганнар кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев