Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ринат Исмәгыйлевны 60 яшьлек юбилее белән Биклән урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

26 февраля 2021, 10:00

442

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Биклән урта мәктәбе хезмәт коллективы озак елар мәктәптә физкультура фәнен укытучы Ринат Марс улы Исмәгыйлевны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.

Хөрмәтле Ринат Марсович! Сез гомерегез буе балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтәсез. Мәктәп укучыларын гына түгел, бөтен Биклән авылы халкын спорт белән шөгыльләнүгә тартасыз. Бар көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә – балалар укытуга багышладыгыз. Балалар күңелен аңлап, һәрберсенә якын килеп эшли беләсез. Сез һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы, бала җанлы. Гади, кешелекле, ярдәмчел булганыгыз өчен балалар да ярата, коллектив та хөрмәт итә үзегезне. 
Юбилеегыз белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне теләп калабыз.

Үзгәрмәгез, гомер буе шулай
Яшь күңелле булып калыгыз.
Бәхет, саулык юлдаш булсын сезгә,
Борчу белмәс шул чак җаныгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев