Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ринат Гариповны 70 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

05 февраля 2021, 11:30

539

0

0

Казаклар авылында яшәүче кадерле туганыбыз Ринат Таип улы Гариповны күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз, иң матур теләкләрне юллыйбыз. 

Кадерле туганыбыз! Сез тормыштан ямь һәм тәм табып, аны изге гамәлләр белән бизәп яшисез. 20 ел Белоруссия, Үзбәкстан, Монголиядә хәрби частьларда өлкән прапорщик булып хезмәт иттегез. Тырыш, төгәл булдыгыз. Намуслы хезмәтегез мактаулы бүләкләргә лаек булды. 
Ринат абый! Сез тормыш юлында бары кыю ир-атларга гына хас булганча ныклы адымнар белән атлыйсыз. Иптәшегез Рәйхана апа белән кызларыгызга яхшы тәрбия биреп, бәхетле гаиләдә үстердегез. Бүген оныкларыгыз өчен дә җан атып торасыз. Гел шулай якыннарыгызны сөендереп, имин тормышта яшәсәгез иде. 
Ринат абый! Гомер буе куйган хезмәтегезнең әҗерен күреп, балалар-оныкларның кадер-хөрмәтен тоеп, Рәйхана апа белән тигезлектә, мул тормышта, сау-сәламәт булып, бәхетле озын гомер итегез. 

Ак карлардай ап-ак бәхет телибез,
Озын булсын гомер юлыгыз.
Шул гомерне ныклы саулык белән,
Борчу-мәшәкатьсез узыгыз.

Иң изге теләкләр белән, Сезне хөрмәт итеп, туганыгыз Зөлфәт белән Резидә. Бу теләкләргә балалар да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев