Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ринат Габидуллинны 55 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

02 сентября 2020, 10:20

515

0

0

Иске Абдул авылында туып-үскән, бүген Чаллы шәһәрендә яшәүче кадерле улыбыз, абыебыз Ринат Мөнәвир улы Габидуллинны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. 

Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә синең кебек, абыем, тормышчан, олы җанлы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер олы кешегә әверелә. Син дә бүген яраткан балаларыңның таянычы, оныкларыңның кадерле бабасы, туганнарыңның якын кешесе, әти-әнинең гомерлек терәге булып, гомер көзеңә аяк басасың. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын синең әлеге чорың. 
Улыбыз, абыебыз! Күңелебездәге иң саф, матур теләкләребезне кабул итеп ал – озын гомер, ныклы тазалык, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәтен тоеп, аларның бәхетенә сөенеп, тормыш иптәшең Фәйрүзә белән тигез тормышта яшәвеңне телибез. Без сине киң күңелле, ачык йөзле, кешелекле булганың өчен ихтирам итәбез. Олыны олы, кечене кече итә беләсең, һәрвакыт кулыңнан килгәнчә булышасың. Эшеңдә зур уңышлар, юлларыңда гел яшел утлар гына янсын, хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын. 

Юбилеең белән тәбрик итеп,
Сәламәтлек теләп иң элек, 
Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,
Яшә шатлыкларга төренеп.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, әтиең Мөнәвир, әниең Җәүһәрия, туганнарың, якыннарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев