Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ринат Габдрахмановны 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

10 июня 2020, 13:40

1344

0

0

Ринат Габдрахмановны 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Теләнче Тамак авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче кадерле кешебез Ринат Миргазиян улы Габдрахмановны күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. 
Газиз әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем! Син безнең йортыбызның тоткасы. Күпләр сокланырлык үрнәк тормыш юлы үтәсең. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы булып, туганнарга, якыннарга, дусларга, күршеләргә яхшылык кылып гомер кичерәсең. Авылыбызда автобус маршруты оештырып, игелекле гамәлең белән бик күпләрне сөендерәсең. Гаиләбездә исә һәрвакыт безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз син. Гомер буе тормышыбыз җитеш, дөньябыз түгәрәк булсын дип яшисең. 
Кадерлебез, киләчәктә дә сау-сәламәт булып, безгә шулай терәк булып, җан тынычлыгы белән, тигезлектә озак еллар бергә гомер кичерергә язсын. Әти, безнең өчен бик тә якын, бик тә кирәкле син. Әни белән бергә парлашып, йортыбызның маягы, киңәшчебез булып, тормышыбызны ямьләп озак яшәсәң иде. 

Бәхет теләп һәр көн таңнар атсын, 
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без юллыйбыз туган көнеңдә. 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Роза, кызың Ләйсән, улың Рөстәм, киявең Сергей, киленең Лилия, оныкларың Дима, Йолдыз, Зәлимә. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X