Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рима Ризатдинованы 65 яшьлек юбилее белән Иштирәк мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

20 марта 2019, 10:45

691

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Иштирәк мәктәбе хезмәт коллективы мәктәп директоры булып эшләгән ветеран укытучы Рима Галимҗан кызы Ризатдинованы 65 яшьлек күркәм юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Рима Галимҗановна! Сез озак еллар коллективыбыз белән җитәкчелек итеп, хезмәттәшләрегез арасында абруй казандыгыз, үзегезне бары тик яхшы яктан гына күрсәттегез. Карусызлыгыгыз, ярдәмчеллегегез, тырыш хезмәтегез белән укучыларның да, ата-аналарның да рәхмәтенә ирештегез. Сез һәрвакыт төгәллекне, гаделлекне яратучы кеше. Тынгы белмәс йөрәгегегез бу яшьтә дә башкалар мәнфәгатен кайгырта. Сез бүген дә авыл тормышында актив катнашасыз.
Гаиләгез дә күпләр сокланырлык матур. Ирегез белән бер ул, бер кыз үстердегез, аларга лаеклы тәрбия бирдегез. Киләчәктә дә тормыш иптәшегез белән бер-берегезгә терәк-таяныч булып, балалар игелеген күреп, аларның уңышларына куанып, озын, тигез гомер кичерегез. Алдагы көннәрегездә Сезгә күтәренке күңел, рух ныклыгы, гаилә бәхете, озын гомер телибез, аяк-кулларыгыз сызламасын. Саулык – иң зур байлык. Фанилыкта шушы байлык ташламасын үзегезне. 

Яшәгез һәрвакыт елмаеп,
Борчулар кермәсен күңелгә.
Бәхетегез кояшы нур сипсен
Ходайдан бирелгән гомердә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев