Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәиф Әхмәтшинны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

13 июня 2019, 09:40

602

0

0

Таулык авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Рәиф Зәки улы Әхмәтшинның 13 июньдә 80 яшьлек юбилее. Без аны чын күңелебездән гомер бәйрәме белән тәбрикләп, иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
Кадерлебез! Син бөтен гомереңне, җан җылыңны безгә багышладың. Киң күңелле, олы йөрәкле кеше син. Әниебез белән 50 елга якын тату һәм матур гомер итәсез. Без балаларыңны җил-яңгырдан саклап, дөнья авырлыкларын сиздермичә, тормыш муллыгында яшәтүче иң изге, иң күркәм гаилә башлыгыбыз син, әтиебез. Синең акыллы киңәшләрең бу тормышта горур булып, нигезебезнең ныклыгына ышанып яшәргә ярдәм итә. Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсең. Гомерең авыр хезмәттә үтте – исемең алдынгылар рәтендә булды.
Әтиебез! Киләчәктә дә әниебез белән бергә-бергә, муллыкта, җан тынычлыгы белән, безне сөендереп, саулыкта һәм иминлектә яшә. Йортыбызның яме булып озын гомер ит. Игелекле тыныч картлыкта, балаларың, оныкларың бәхетенә куанып яшәргә язсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа, кадерлебез! 

Авырлыклар бер дә кичермә син, 
Кыенлыклар бер дә килмәсен. 
Синең йөзеңдәге мәрхәмәтлек 
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.
Тик бер генә безгә яшәү язган, 
Тик бер генә яшәү мизгеле. 
Без бәхетле булыр идек, әти, 
Яши алсак синең шикелле.

Сине яратып, тормыш иптәшең Рәсимә, кызларың Җәүһәрия, Энҗе, Гүзәлия, кияүләрең Зөфәр, Рөстәм, Рәфис, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев