Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәфкать Әхмәтшинны 70 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

29 июля 2020, 11:40

605

0

0

Рәфкать Әхмәтшинны 70 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

Казаклар авылында яшәүче кадерле кешебез Рәфкать Таип улы Әхмәтшинны гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. 

Газизебез! Син безнең өчен гомер буена ныклы терәк. Ике балаңны игътибарың белән урап, күңел яктылыгыңны биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшисең. Без кызларыңны төпле фикерле, эш сөючән, итагатьле, ярдәмчел итеп үстердегез. Һәркайсыбызны якты йөз, җылы сүз белән каршы аласыз. Елларга баш бирмисең, һаман да яшь чактагы кебек тынгысыз син, әтиебез. 
Гомереңне туган җиреңә хезмәт итүгә багышладың – озак еллар басу-кырларны иңләдең. Урак өсте җитсә, бүген дә йөрәгең, чабыш атларыдай, күкрәп үскән иген кырларына ашкына. Синең алтын кулларыңа, тынгысыз җаныңа сокланабыз. 
Кадерлебез! Янәшәбездә әле тагын озак еллар безнең киңәшчебез, сердәшебез булып, әни белән шулай бергә-бергә куанычларга гына уралып, бер-берегезне саклап, сау-сәламәт булып, тигезлектә озын гомер итегез. 

Без бәхетле, әти, син булганга, 
Балам диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа
Бүген – 70 яшең тулганда.

Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлсинә, балаларың Гөлнур-Айрат, Лилия-Нәзир, оныкларың Рамил, Диләрә, Нурислам, Нүрзилә, Самат. Теләкләребезгә барлык туганнар кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X