Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәфкать Билдановны 60 яшьлек юбилее белән «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе хезмәткәрләре котлый!

03 апреля 2020, 10:30

458

0

0

Рәфкать Билдановны 60 яшьлек юбилее белән «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе хезмәткәрләре котлый!

Газетабызның якын дусты, хезмәттәшебез, үз эшенең чын остасы булган фотограф Рәфкать Рәвгать улы Билдановның бүген олы бәйрәме – 60 яшьлек юбилее. Без «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе хезмәткәрләре аны ихлас күңелдән күркәм юбилее белән котлыйбыз, иң изге теләкләрне юллыйбыз. 
Хөрмәтле Рәфкать Рәвгатович! Сез күп еллар коллективыбыз белән хезмәттәшлек итәсез. Сезнең фотолар газетабызның һәр санында басыла дисәк тә хата булмастыр. Шулай булгач, район басмасының эчтәлеген яхшыртуда, укучыларны үзенә җәлеп итүдә Сезнең өлешегез дә әйтеп бетергесез зур. 
Тиктормас, бик тә өлгер кеше Сез. Районкүләм, шәһәркүләм, республикакүләм чара булсынмы – барысына да барып җитәсез, сыйфатлы фотоларыгыз белән кешеләрне сөендерәсез. Халык арасында да, җитәкчелек арасында да үз исемегез бар.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәрдә якыннарыгызның кадерлесе, балаларыгызның, оныкларыгызның таянычы булып, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен. Туачак таңнарыгыз hәрвакыт нурлы, күк йөзегез hәрвакыт аяз булсын. Гел шулай кешеләрне сөендереп гомер кичерегез!

Язмышыгыз матур бер җыр сыман,
Исәнлекләр Сезгә телибез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
Алып килсен синең туган көнегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев