Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәфинә Мәннәнованы 50 яшьлек юбилее белән Боерган төп мәктәбе коллективы котлый!

14 ноября 2018, 09:35

694

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Боерган төп мәктәбе коллективы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәфинә Фәнир кызы Мәннәнованы 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.
Рәфинә Фәнировна! Бүген гомер мизгелегезнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Еллар шатлыклар да, авырлыклар да алып килә. Сезнең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадыгыз, сыгылмадыгыз, югалмадыгыз. Менә дигән Ана булдыгыз. Балаларга биргән белемнәрегез һәм тәрбиягез өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Сезне 50 еллык күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз! Киләчәктә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, әрнү-сагыш белмичә, гел шулай чибәр булып, озак яшәргә насыйп булсын Сезгә.

Тормышның ин ямьле чагы,
Илле яшь – ул аз әле!
Алда әле – күпме шатлык!
Күпме бәхет, наз әле!
Гомереңнең бу мизгеле –
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев