Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Резидә Салихованы 60 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

15 января 2020, 10:35

485

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе хезмәт коллективы лаеклы ялдагы укытучы Резидә Әхләт кызы Салихованы матур бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Резидә Әхләтовна! Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Сез һәрвакыт якты йөзле, юмарт, ачык күңелле. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган укытучы хезмәтен бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкардыгыз. Мәктәбебездә күп еллар хезмәт куеп, сабыйлар күңеленең һәрберсенә үтеп керә, алар дөньясы белән яши белдегез. Коллективта да, ата-аналар, авылдашлар алдында абруегыз зурдан булды. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә!
Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын. Уңган-булган хуҗабикә, акыллы тормыш юлдашы, якыннарын өзелеп яратучы әни, дәү әни булып, бәхетле яшәгез. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. 

Котлап Сезне бәйрәмегез белән
Без телибез шатлык-сөенеч.
Урап үтсен Сезне һәрвакыт 
Сагыш уты, борчу-көенеч. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев