Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Резидә Салихованы 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

10 января 2020, 11:00

459

0

0

Казаклар авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Резидә Әхләт кызы Салихованың бүген матур бәйрәме – 60 яшьлек юбилее. 
Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән котлап, иң изге теләкләрне юллыйбыз. Хезмәт һәм тормыш юлың күпләр сокланырлык. Нинди генә һөнәр башкарсаң да, намус белән эшләдең, хөрмәтле хезмәткәр булдың. Өйдә исә менә дигән хуҗабикә, өебезне нурлы, матур итүче, һәрберебез ашкынып, сагынып кайтырлык җылы мохит тудыручы да син. Әтиебезнең сабыр холыклы, киң күңелле гомер юлдашы, безнең өчен җанын бирергә әзер торучы, кайгыртучан әни, ә оныкларыңа тәмле ризыклар пешерүче, сагынып көтеп алучы, йөрәк җылысын юмарт бирүче әбиләре. Кыскасы, иң газиз кешебез син безнең. Гаиләбез учагы озак еллар барыбызны да җылытып, үзенең якты нурын сибеп торсын, Ходай аның бөтенлеген сакласын.
Алга таба да шундый яшь күңелле, күтәренке рухлы булып кал. Тигез канатың каерылмасын. Балалар-оныкларның шатлык-куанычларына күмелеп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, сәламәт булып яшәргә язсын. 

Менә тагын туган көнең җитте,
Туган көн ул бәйрәм, тантана.
Бу көн безне синең янга җыя,
Шуңа безнең күңел шатлана.

Сине яратып, тормыш иптәшең Зөлфәт, улың Алмаз, киленең Гүзәлия, кызың Гүзәл, киявең 
Айдар, оныкларың Айнур, Илназ, Айзилә, Рияз. Бу теләкләргә кодагыйларың Клара һәм Сәрия дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев