Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районның барлык бакча мөдирләре Фәридә Әхмәтфатыйх кызы Әшрәфуллинаны 60 яшьлек юбилее белән котлый!

29 июня 2018, 12:30

928

0

0

Мерәс авылында яшәүче, күп еллар Мерәс авылы балалар бакчасын җитәкләгән хезмәттәшебез, ветеран тәрбияче Фәридә Әхмәтфатыйх кызы Әшрәфуллинаны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле Фәридә Әхмәтфатыйховна! Сезнең хезмәт юлыгыз балачаклы, гамьсез утрауда үтсә дә, аны гөлбакча итү сезнең нәфис иңнәргә төште. Олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче булганга сезне хезмәттәшләрегез, авылдашларыгыз, туганнарыгыз хөрмәт итә.
Фәридә Әхмәтфатыйх кызы 1992 елда Мерәс авылында балалар бакчасы ача. Анда 19 сабыйны кабул итеп, кечкенә вагончыкта эшли башлый. Ул һәрвакыт яңалыкка омтыла, катлаулы мәсьәләләр алдында куркып калмый, тәвәккәл була. Эшне компьютерлаштыруны да бакча мөдирләре арасында беренчеләрдән булып Фәридә Әхмәтфатыйховна оештыра. Тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән дә бик теләп уртаклаша. Яшьләрне эшкә өйрәтүдә дә үзеннән зур өлеш кертә ул. Бүген дә ул хәрәкәттә – авылның ветераннар һәм инвалидлар оешмасын җитәкли.
Хөрмәтле Фәридә Әхмәтфатыйховна! Алдагы гомер юлларыгызны да сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф белән, балаларыгызның хөрмәтен күреп үтәргә язсын. Туар таңнарыгыз – тыныч, гомерегез бәхетле булсын!

Иң изге теләкләр белән районның барлык бакча мөдирләре исеменнән Гөлфая Гыйльманова.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев