Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район ветераннар оешмасы җитәкчесен Галимҗан Сәетҗан улы Зариповны туган көне белән Файсал Гыйлаев котлый!

17 мая 2019, 09:45

514

0

0

Хөрмәтле Галимҗан Сәетҗанович!

Озак еллар халык белән эшләү дәверендә үзегезне халыкчан, әйдәп баручы һәм зирәк җитәкче итеп күрсәттегез. Сезнең өчен халыкның уй-фикере, хәле, яшәеше беренче урында булды. Җиргә кендеге белән береккән, ил табынын баетучы саваплы хезмәт кешесе буларак, Сезнең даныгыз еракларга таралды. 
Бүген Сез районның мөхтәрәм шәхесе, хезмәттәшләрегезнең абруйлы киңәшчесе. Вазифагыз да иң игелеклеләрнең берсе. Сезгә аерата нечкә күңелле халык – өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләү йөкләнгән. Бу эшне бары тик Сезнең кебек сабыр, итагатьле, изге күңелле затлар гына башкара ала. Һәр кешенең күңеленә кереп, аларның борчуларын үзегезнеке кебек кабул итеп яшисез, кулыгыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышасыз. Өлкәннәребез Сезгә бик рәхмәтле. 
Галимҗан Сәетҗанович, киләчәктә дә хезмәтегез бары тик сөнеч кенә китерсен, Сез ярдәм кулы сузган кешеләрнең рәхмәте үзегезгә меңе белән савап булып кайтсын. Авырмый, кыенлыкларга бирешми, яхшы кәеф, күтәренке рух белән озын гомер итегез. Гаиләгез имин, күңелегез тыныч булсын, якыннарыгыз шатлык-куанычлар гына китерсен. 

Ихтирам белән район «Агросәнәгать комплексы» хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Файсал Гыйлаев.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X