Якты юл
  • Рус Тат
  • Равилә Шәрипованы 55 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йорты хезмәт коллективы котлый!

    --, 13 март 2019 - 10:30
    146
    0
    0

    Теләнче Тамак авылында гомер итүче хезмәттәшебез – картлар һәм инвалидлар йортында завхоз булып эшләүче Равилә Хәлим кызы Шәрипованы 55 яшьлек матур юбилее белән тәбрик итәбез.
    Хөрмәтле Равилә Кәримовна! Безнең хезмәт мәрхәмәтле, изге күңелле, сабыр, олы җанлы, кешелекле булуны таләп итә. Сездә бу сыйфатларның барысы да тупланган. Алар киләчәктә дә югалмасын, сезне озата барсын иде. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә дә, коллегаларыгызга карата да ихтирам-хөрмәтегез зур, кирәк чакта ярдәм кулы сузасыз, акыллы киңәшләрегезне бирәсез, шуңадыр үзегез дә олы ихтирамга лаек. 
    Киләчәктә дә бербөтен, дус-тату коллективта армый-талмый хезмәт итәргә, без хезмәттәшләрегезнең, балаларыгызның, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Һәр туар көн исәнлек-саулык, балалар бәхете, зур уңышлар, искәрмәс бәхет-шатлыклар, куанычлар гына алып килсен Сезгә. 

    Гомер юлларыгыз сокланырлык,
    Үрнәк булып, матур яшисез.
    Тырыш, сабыр, кыю, тәвәккәл,
    Олы җанлы изге кеше Сез. 

    Хөрмәт белән Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йорты хезмәт коллективы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: