Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Равилә Хәмәтованы 80 яшьлек юбилее белән Кнәз мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

20 февраля 2019, 10:15

621

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Кнәз мәктәбе хезмәт коллективы ветеран укытучы Равилә Сабир кызы Хәмәтованы 80 яшьлек олы юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Равилә Сабировна! Сез бәхетне хезмәттә тапкан карусыз, тәвәккәл, тырыш затларның берсе. Бүген яраткан балаларыгызның, оныкларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер көзегездән атлыйсыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең өчен. 
Мәктәбебездә озынайтылган көн төркемендә эшләдегез. Балалар күңеленә мөлаемлыгыгыз, ачык йөзле, ярдәмчел булуыгыз белән кереп калдыгыз. 
Киләчәктә дә гаиләгездә кадерле әни һәм әби булып, балаларыгызның, якын кешеләрегезнең, туганнарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Сезгә чын күңелдән саулык, балалар һәм оныклар куанычы, озын гомер телибез. Алдагы гомер юлларыгыз күңелле вакыйгаларга мул булсын, өмет-хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхеткә генә төренеп, тормышның һәр мизгеленнән тәм һәм ямь табып яшәргә насыйп булсын.

Картайдым дип, гомер узды диеп,
Һич кайгырмагыз 80 җиткәнгә. 
Әле дөнья тыныч, тормыш рәхәт,
Җитегез әле Сез йөзгә дә. 
Ап-ак кыш аенда тугангамы,
Күңелегездә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгыгыз кире кайтып,
Күрсәгез иде үзегез изгелек. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X