Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Раушания Сәгыйдуллинаны 55 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

17 мая 2019, 11:10

770

0

0

Иске Абдулда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез Раушания Габдрахман кызы Сәгыйдуллинаны 55 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез, аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Бердәнберебез безнең! Син өебезнең нуры, күңелләребезнең яктылыгы, тормышыбызның яме! Син күпләр сокланырлык үрнәк хезмәт һәм тормыш юлы үтәсең. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә дә ярдәмчел, сабыр холыклы булып туганнарыңа, якыннарыңа, дусларыңа мәрхәмәт һәм игелек кылып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, әтиебез белән бергә-бергә балалар бәхетенә сөенеп яши беләсең.
Озак яшә, әнкәй, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәләре сине беркайчан да ташламасын, гел саклап йөртсен. Тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы белән җан җылыңны сүндермичә, без балаларыңа яшәеш чыганагы булып, балкып яшә. Алдагы көндә дә, әнкәй, җылы өең, тулы табының белән безне каршы алырга, озатып калырга язсын иде. Сау-сәламәт булып, безнең сөенечебез, киңәшчебез булып, озак еллар әтиебез белән тигезлектә гомер итегез.

Әнкәй диеп әйтер кешең булу 
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала. 
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә, 
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә. 

Сине яратып, тормыш иптәшең Рәшит, кызларың Альбина, Ләйсән һәм барлык туганнар. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев