Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Раушания Сәгыйдуллинаны 55 яшьлек юбилее белән Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы котлый!

17 мая 2019, 11:00

16759

0

1

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалыкта сыер савучы булып эшләүче, Иске Абдулда яшәүче Раушания Габдрахман кызы Сәгыйдуллинаны 55 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Раушания Габдрахмановна! Күп еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, үзегезне кешелекле, тәвәккәл, үҗәт, һәрбер эшкә җиң сызганып алынучы кеше итеп күрсәттегез. Уңганлыгыгыз һәм булганлыгыгыз белән җитәкчелек һәм хезмәттәшләрегез алдында олы ихтирам яуладыгыз. Эшегез югары бәяләнде – Сез бүген «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» исемен горур йөртәсез. Гаиләгез, нәселегез белән шушы хуҗалыкны үстерүгә зур көч куйган кешеләр сез. Барысы өчен дә зур рәхмәт!
Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, саулыгыгыз ныклы, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Балаларыгызның игелеген күреп, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс шатлык-куанычлар һәм рух күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән, бәрәкәтле, имин тормышта бәхетле гомер итегез.

Котлы булсын туган көнегез,
Матур үтсен һәр көнегез.
Корычныкы булсын саулыгыгыз,
Кояшныкы булсын гомерегез.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев