Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Расих Бариевны 65 яшьлек юбилее белән Салих Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы котлый!

19 октября 2018, 10:00

683

0

0

Салих Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалыкта озак еллар машина йөртүче булып эшләүче Бариев Расих Рәис улын 65 яшьлек юбилее белән котлый!
Күркәм бәйрәмегез белән тәбрикләп, Сезгә иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Коллективыбызда Сез озак еллар эшлисез – намуслы хезмәтегез, төгәллегегез, күркәм холкыгыз белән хезмәттәшләрегез арасында хөрмәт яуладыгыз. Эш кешесенең сүзе аз булыр, хезмәте көлеп торыр, ди. Сезнең дә машинагыз һәрчак төзек, нинди мөрәҗәгать белән килсәк тә, йөзегез һәрчак ачык. Тынгысыз җаныгыз киләчәктә дә ару-талуны белмәсен, саулыкка тиенеп, бәрәкәттә, муллыкта, иминлектә хәләл җефетегез Рима Васил кызы белән балалар, оныклар бәхетенә төренеп яшәргә язсын. Кәефегез – күтәренке, рухыгыз – ныклы, сәламәтлегегез – какшамас, гомерегез озын булсын. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!

Озын булсын сезнең гомерегез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X