Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рамил Нәҗметдиновны туган көне белән Теләнче Тамак интернат-мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

15 марта 2019, 12:55

721

0

0

Хөрмәтле Рамил Шәрипҗанович!

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганмы, менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Сезнең гомер юлын исә матур гамәлләр, игелекле эшләр бизи. Сез безнең авыл йөзе, авылыбыз горурлыгы. Киләчәктә дә ару-талуны белмәгез, йөрәгегез бүгенгедәй ашкынулы, өметле, хыялларга бай булсын. Гомер буе куйган хезмәтегезнең әҗерен күрергә язсын.
Мәңге шундый кешелекле, ярдәмчел, күркәм табигатьле булып калыгыз. Алга таба да тормыш тәмен белеп яшәргә язсын. Тормыш иптәшегез белән балаларыгыз бәхетенә куанып, бәхетле озын гомер кичерегез. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!

Бу гомерләр искән җилләр кебек
Сизелмичә үтеп китәләр.
Гомер юлларында бәхет теләп
Гел елмайсын якты иртәләр.
Җан рәхәте бирсен Ходай сезгә
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә.

Хөрмәт белән Теләнче Тамак интернат-мәктәбе хезмәт коллективы. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев