Рамил Гыйләҗевны 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!
Мусабай Завод авылында яшәүче иң кадерле кешебез Рамил Сәйфетдин улы Гыйләҗевка 29 мартта 50 яшь тула. Матур юбилее белән котлап, аңа иң изге теләкләрне юллыйбыз.
Алтын куллы, төпле фикерле, хезмәт сөючән, олы җанлы, киң күңелле әтиебез! Сине шушы күркәм бәйрәмең белән чын йөрәктән ихлас тәбрик итәбез.
Гомерең буе хәләл көч, гадел хезмәт белән, тормыштан тәм табып, гаиләңне җил-яңгырдан саклап, якыннарыңа ныклы терәк, авырлык килгәндә таяныч булып яшисең. Без синең сабыр, гадел, кешелекле булуың белән горурланып, сиңа сыенып, яхшы сыйфатларыңны үрнәк итеп яшибез. Һәрберебез өчен өзелеп торучы якты йөзле, тәмле сүзле, газизләрдән-газиз кешебез.
Алдагы көннәреңдә дә тигезлектә, гаилә җылысын саклап, якыннарыңа олы таяныч, зирәк, акыллы киңәшчебез булып яшәргә язсын.
Безнең өчен якты кояш бит син,
Җылы яңгырлысы җәйләрнең.
Бүген 50 яшең, кадерлебез,
Котлы булсын гомер бәйрәмең.
Гомрең озын, тәнең сихәт булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә син.
Балаларың, оныкларың сине
Бәхетләргә төреп яшәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Резедә, улларың Ринат, Булат, киленең Гүзәлия, оныгың Ильвина һәм әниең Рәсимә.
-
15 гыйнвар 2021 - 14:25Чын бәйрәм ясадылар Яңа поселогында Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен бик матур мәйданчык ясалды. Территория хәтта шәһәрләрдән дә яхшырак һәм югарырак дәрәҗәдә бизәлгән иде. Мәйданчыкны ясауга бик күпләрнең хезмәте керде.8901
-
15 гыйнвар 2021 - 12:50Көтмәгән табылдык Безнең 8-917-398-1983 ватсап номерына Мерәс авылында яшәүче Фәридә Әшрәфуллинадан хат килде.10700
-
15 гыйнвар 2021 - 11:30Туңудан коткарганнар Тукай районында ике ир-егетне туңудан коткарганнар.6100
-
15 гыйнвар 2021 - 10:30Җыеннар башланды Районда авыл җыеннары башланды. 13 январьда беренче очрашулар Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлек идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин катнашты.6000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:15Чатнама суыкларны ничек кичерәсез? Кыш ныклап торып үз хокукларын күрсәтә башлады: мул булып карлар ява, зәмһәрир салкыннар бит-кулны өтеп алгандай була. Чынлыкта кыш шундый булырга тиеш тә. Тукайлылар чын кышка әзерме? Салкыннарда аларга нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгән? Өйләрен ничек җылыталар? Урамга чыккач өшемиләрме? Шундый сораулар белән райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.5700
-
15 гыйнвар 2021 - 09:55Юлыбыз чиста Тукай районында юлларны кардан чистарту турында газета укучыларыбыз хәбәр итеп тора.5800
-
15 гыйнвар 2021 - 09:20Барыбыз да – чаңгыга! Кичә Яңа поселогында районның мәгариф идарәсе хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары үтте.4900
-
14 гыйнвар 2021 - 15:20Иң-иңнәрне барладык 8 январь көнне Круглое Поленың «Акчарлак» бассейнында район спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» узды.11600
-
14 гыйнвар 2021 - 13:40Чаңгы ярышлары 9 январь көнне Яңа поселогының чаңгы базасында «Иң көчлеләр ярышы» дип аталган район беренчелеге һәм чемпионаты узды.10600
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
30 декабрь 2020 - 16:10Яңа ел табынына Яңа ел өстәленә ризыклар әзерләү – бәйрәмнең иң мөһим бер өлеше. Хуҗабикәләр алдан ук менюны күзаллый, табынга ниндидер гадәти булмаган яңа әйбер әзерләргә яки иске рецептларны яңартырга тырыша. Астрологлар ризыклар исемлеген киләсе ел талисманына туры китереп төзергә куша. 2021 ел Ак Металл Үгез елы. Әлеге куәтле хайванга ошар өчен аның нәрсәләр яратуын исәпкә алмыйча ярамый.62600
-
29 сентябрь 2020 - 08:25Кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга? Диетологлар нинди киңәш бирә?77300
-
12 сентябрь 2020 - 11:30Ничек итеп баллы виноград үстерергә? Күп кенә бакчачылар соңгы елларда виноград үстерә. Әмма безнең табигать шартларында күпчелек очракта бу җимеш өлгереп бетә алмый, ул бераз әчерәк була. Татарстанда баллы виноград үстерү – ул үзе бер фән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә әлеге җимешне үстерү буенча киңәшләрен бирүне дәвам итә. Алар тукайлыларга да мул һәм баллы уңыш алырга ярдәм итәр.80201
-
15 гыйнвар 2021 - 12:05
-
15 гыйнвар 2021 - 11:40
-
15 гыйнвар 2021 - 10:05Тукай районында транспорт үзәге булачакРайон башлыгы Фаил Камаев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина районның транспорт инфраструктурасы үсеше турында фикер алыштылар.6500
-
13 гыйнвар 2021 - 14:15Шашка 7 январьда Яр Чаллы шәһәренең «Этюд» спорт мәктәбендә район мәктәпләре арасында шашка буенча район беренчелеге узды.16300
-
13 гыйнвар 2021 - 10:00Һәр салым түләүче күз уңында Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары Фәрит Заһретдинов хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә районда салым бурычларын җыюның барышы белән таныштырды.15000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:35Сәләтле балаларның «йолдызлы сәгате» Яңа ел каникулларында һәр укучыга да район башлыгы кулыннан грамота алу бәхете тәтеми ул. Ә менә безнең район мәктәпләрендә белем алучы сәләтле балаларга мондый бәхет елмайды – алар кышкы каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр. Кыш Бабайдан Яңа ел бүләге алган укучылар дельфинарийда да булдылар.14300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Юсупова
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика