Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рафис Гайнуллинны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

15 февраля 2019, 13:00

699

0

0

Торнаташ авылында яшәүче кадерле кешебез Рафис Хәбибулла улы Гайнуллинны гомеренең күркәм бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз! 
Әтиебез – безнең кадерлебез! Сине туган көнең белән тәбрикләп, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз! Син – безнең йортыбызның яме, киңәшчебез, ышанычлы терәгебез. Гомерең авыр хезмәттә үтте – хуҗалыкта машина йөртүче булып эшләдең. Кулларың алтын – нинди эшкә алынсаң да, ялт иттереп куясың. Без балаларыңны да эш сөяргә өйрәтеп үстердең. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа!
Киләчәктә дә өебезнең күрке булып, балаларыңны, оныкларыңны бүгенгедәй матур итеп каршы алып, аларның игелеген күреп гомер итәргә язсын. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез. Ныклы тазалык, озын гомер, җан тынычлыгы, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәргә насыйп булсын! 

Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Иң изге теләкләр белән сеңелең, улың, кызың, киленең, киявең, оныкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев