Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рафил Авзаловны 75 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

05 ноября 2020, 11:10

478

0

0

Иске Байлар авылында яшәүче кадерле әткәебез, яраткан бабаебыз Рафил Нәҗметдин улы Авзаловны күркәм юбилее – 75 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.

Алтын куллы, төпле фикерле, хезмәт сөючән, олы җанлы, киң күңелле әтиебез! Гомерең буе хәләл көч, гадел хезмәт белән, тормыштан тәм табып, гаиләңне җил-яңгырдан саклап, якыннарыңа ныклы терәк, авырлык килгәндә таяныч булып яшисең. Без синең сабыр, гадел, кешелекле булуың белән горурланып, сиңа сыенып, яхшы сыйфатларыңны үрнәк итеп яшибез. Һәрберебез өчен өзелеп торучы якты йөзле, тәмле сүзле, газизләрдән-газиз кешебез. 
Киләчәктә дә балаларыңның, оныкла-рыңның мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, сау-сәламәт булып, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итәргә язсын!

Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың. Бу теләкләргә әнкәебез Кәүсәрия, кодагыйларың да кушылалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев