Якты юл
  • Рус Тат
  • Рафаиз Бариевны 60 яшьлек юбилее белән Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы хезмәт коллективы котлый!

    --, 7 апрель 2021 - 10:40
    32
    0
    0

    Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы хезмәт коллективы хуҗалыкның алдынгы механизаторы Рафаиз Рәис улы Бариевны 60 яшьлек юбилее белән котлый. 

    Хөрмәтле Рафаиз Рәисович! Сез озак еллар хуҗалы-гыбызда намуслы хезмәт куясыз. Куйган максатыгызга колач җәеп атлаучы, тәвәккәл, тынгысыз ир-ат Сез, эшне яратуыгыз, җиренә җиткереп башкаруыгыз белән коллективыбызда зур ихтирам яулаган тәҗрибәле хезмәткәр. Төгәллегегез, җаваплы булуыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә. Коллективыбызның хөрмәтле кешесе булып, киләчәктә дә бергә-бергә татулыкта эшләргә насыйп булсын.
    Хезмәт үренә менгән бу бәхетле минутларыгызда Сезгә исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер, имин көннәр телибез. Тырыш хезмәтегезнең әҗерен, күңел җылыгызны биреп үстергән балаларыгызның тәүфыйгын күреп гомер кичерергә насыйп булсын. Киләчәктә дә гаиләгезнең, туганнарыгызның, дусларыгызның шәфкатен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч тормышта яшәгез. 

    Гомерне бит еллар билгеләми, 
    Яшәү дәрте булсын күңелдә. 
    Сәламәтлек, бәхет, куанычлар 
    Юлдаш булсын сезгә гомергә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: