Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рафаил Гыйльфановны 70 яшьлек юбилее белән «Гигант» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте коллективы котлый!

31 августа 2018, 10:00

743

0

0

«Гигант» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятендә баш инженер булып эшләүче Рафаил Фәссах улы Гыйльфанов 29 августта үзенең гомер бәйрәмен – 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Хуҗалыкның хезмәт коллективы аны шушы матур бәйрәме белән ихластан котлый.
Хөрмәтле Рафаил Фәссахович! Сезне ихлас күңелдән шушы шатлыклы бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомерегезне авыр, әмма кирәкле хезмәткә багышлагансыз. Сайлаган хезмәтегезне яратып, бирелеп, зур җаваплылык белән башкарасыз. Хуҗалыгыбызга куйган хезмәтегез өчен, башыбызны иеп, Сезгә олы рәхмәтебезне әйтәбез.
Тормышыгызны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә якыннарыгызның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә язсын. Кәефегез – күтәренке, рухыгыз – ныклы, сәламәтлегегез – какшамас, гомерегез озын булсын. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын! 

Еллар үтсен тынычлыгы белән,
Килсен яшьнең сиксән-туксаны. 
Сәламәтлек юлдаш булсын Сезгә,
Бәхет алып килсен һәр таңы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X