Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рафаэль Галиевны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

15 января 2020, 08:30

523

0

0

Теләнче Тамак авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче кадерле әтиебез Рафаэль Габделхай улы Галиевка 14 январьда 70 яшь тула. Газизебезне чын күңелебездән олы бәйрәме белән котлыйбыз, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. 
Әтиебез тормышның ачысын да, төчесен дә күргән, ләкин язмыш сынауларына беркайчан да бирешмәгән, тормышка шөкер итеп яши торган изге күңелле, алтын йөрәкле кеше. Ул яшьли әтисез калган. Гаиләдә алты баланың иң өлкәне булган. «Син, улым, хәзер әтиең урынында калдың инде», дип аны әнисе ул вакытта тагын да үстереп җибәргән. Әтиебез әбиебезнең ышанычын аклаган, әнисенә биш туганын аякка бастырырга булышкан, аларны башлы-күзле иткәннәр. Ул, чыннан да, гомер буе туганнарына әти булып яшәде һәм яши. Алар да бүген бик матур гомер итәләр, абыйларына бик рәхмәтлеләр.
Әтиебез туган җиренә тугры кеше, авылдашлары арасында абруй казанган шәхес. Гомере буе туган авылында яшәде, шунда хезмәт итте. 
Кадерлебез! Без сиңа киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Әниебез белән иминлектә, пар канатларыгыз сынмыйча озын гомер кичерегез, бер-берегезнең кадерен белеп картаегыз. Балаларыгызның, туганнарыгызның игелегеген күреп, игътибарын тоеп, озын-озак яшәгез.

Телибез без сиңа олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын,
Сәламәтлекнең иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы, затлысын!

Сине яратып, кызларың Резеда, Ландыш, кияүләрең Роберт, Айрат, оныкларың Рөстәм, Алия, Ләйсән, Диләрә. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев