Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рабига Шәехованы 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

02 апреля 2021, 11:00

499

0

0

Калмия авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Рабига Хисаметдин кызы Шәехованы 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Күңелебез яктысы, тормышыбыз яме, нуры кимеми торган җылы кояшыбыз син безнең! Гаилә учагын җылытучы уңган хуҗабикә, кадерле әни, сөекле әби дә син. Тормыштан тәм табып, һәр көнгә куанып яшисең. Өебез һәрчак нурлы, табыныбыз мул. Язмыш сынауларына бирешмичә, без балаларыңны олы тормышка аяк бастырдың. Хәзер оныкларыңны акыллы, тәүфикълы итеп үстерергә ярдәм итәсең.
Әниебез, әбиебез! Юбилеең белән котлап, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әти белән бергә бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. 

Сау-сәламәт булып озак яшә
Якыннарың белән гел бергә.
Күңел җылың белән яшәү дәртең
Сүрелмәсен гомер-гомергә. 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызың, киявең, улларың, киленнәрең, оныкларың һәм кодагыйлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев