Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Раббани Шәриповны 85 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

09 октября 2020, 11:10

694

0

0

Иске Абдул авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз Раббани Шәрип улы Шәриповны күркәм юбилее – 85 яшь тулган көне белән ихластан котлыйбыз. 

Янәшәбездә гаиләм, балаларым дип өзелеп торучы синдәй тугры җанлы кешебез булу белән без чиксез бәхетле. Тормышта үз урыныбызны табарга булышканың, яшәешнең язылмаган кануннарын өйрәткәнең өчен без сиңа мең рәхмәтле. Син безнең тормыш яме, җылы кояшыбыз. Сабыр, эшсөяр, тәвәккәл булуың белән барыбызга да үрнәк. Авылдашларга, дусларга, туганнарга – һәркемгә кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Гомерең буе авыр тармакта – авыл хуҗалыгында хезмәт куйдың. Әниебез белән ике бала тәрбияләп үстердегез, бүген оныклар өчен куанып, тату гомер кичерәсез. 
Бүгенге бәхетле көннәр әле озак дәвам итсен. Алга таба да әниебез белән саулык-сәламәтлектә, тигезлектә, без балаларыңның, оныкларыңның зур таянычы, кадерлесе булып, безне куандырып, озак еллар яшәгез әле. Гомер көзләрең мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын. 

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Сине яратып, балаларың Ришат-Фаягөл, Мәдинә-Әсхәт, оныкларың, оныкчыкларың һәм тормыш иптәшең Мәгъдәния.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X