Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәзирә Зарипованы 85 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

28 сентября 2018, 11:10

1302

0

0

Мусабай Завод авылында яшәүче кадерле әниебез Нәзирә Дәүләтша кызы Зарипованы 85 яшьлек матур юбилее белән ихластан тәбрик итәбез.
Киң күңелле, олы йөрәкле әнкәебез, әбиебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син бөтен гомереңне, бөтен җан җылыңны без балаларыңа багышладың. Синдәге күңел сабырлыгына таң калырлык. Тормышның ачы сынауларын үтеп тә, күңел көрлеген югалтмый кала алдың. Гомерең буе хуҗалыкта терлекчелек тармагында эшләдең, иң авыр хезмәтләрнең берсен башкардың – сыер савучы булдың. Бүген дә балалар, оныклар дип җан атып яшисең. Кайчан кайтсак та, өстәлең мул, йөзең ачык. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа!
Тугызынчы дистәне ваклыйм дип тормыйсың, авылның җәмәгать һәм мәдәният тормышында да актив катнашасың, моңлы тавышың авыл сәхнәсеннән еш яңгырый. Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсең.
Әнкәебез! Син – йортыбызның яме. Игелекле тыныч картлыкта, балаларың, оныкларың бәхетенә куанып, сәламәтлек белән озын-озак яшәргә язсын сиңа.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың исеменнән кызың Хәлимә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев