Якты юл
  • Рус Тат
  • Нәзирә Гыйльфанованы туган көне белән гаиләсе котлый!

    --, 12 октябрь 2018 - 11:00
    197
    0
    1

    Мусабай Завод авылында гомер итүче кадерле әниебез Нәзирә Әһлиулла кызы Гыйльфановага 82 яшь тулды. Без аны шушы матур бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.
    Тырыш, тынгы белмәс әниебезгә нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр кебек. Кадерлебез, сиңа дөньядагы иң зур байлык – саулык телибез. Җан тынычлыгы, күңел көрлеге, бәхетле, тыныч картлык насыйп итсен Аллаһы Тәгалә. Башка кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның хөрмәтен күреп, бәхетле гомер кичер. Бу дөньяда җылы оябыз, тату балалар, кадеребез бар икән, болар барысы да синең тырышлык, күңел җылың, тормышны ихлас сөюең белән төзелгән. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә дә, тормышта сынмаска-сыгылмаска да, көчле рухлы һәм кешелекле, миһербанлы булырга да син өйрәттең безне, газиз әниебез. 
    Сабыр татар хатын-кызларына гына хас сыйфатларның барысын изге җаныңа җыеп, безнең бәхеткә, иң күркәм әниләрнең берсе булып яшисең. Күңелең гаҗәеп нечкә, сизгер, нәзакәтле синең. Игелекле тыныч картлыкта, балаларың, оныкларың бәхетенә куанып, озын-озак яшәргә язсын сиңа, әни.

    Син бит, әни, безнең өчен кояш,
    Синнән нурлар алып яшибез. 
    Озак яшә, әни, картайма әле,
    Иң кадерле, якын кешебез. 

    Иң изге теләкләр белән биш балаң, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: