Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әнүзә Нәбиуллинаны 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

22 марта 2019, 09:35

670

0

0

Кнәз мәдәният йорты хезмәткәре, күркәм хатын-кыз Әнүзә Әбелгаян кызы Нәбиуллинаны чын күңелебездән матур бәйрәме – 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Хөрмәтле Әнүзә Әбелгаяновна! Күркәм юбилеегызда бездән иң матур теләкләрне һәм котлауларны кабул итеп алыгыз. Сез уңган хуҗабикә, кайгыртучан әни, яраткан әби. Шуларга өстәп, Сез иҗат кешесе дә. Поселогыбызда үткән барлык мәдәни чараларга саллы өлешегезне кертәсез, республика фестивальләрендә һәм бәйгеләрендә, спорт ярышларында актив катнашасыз. Ветераннарның «Өмет» клубы әгъзасы, «Айбагыр» керәшен ансамбле солисты. Сез идеяләргә бай, һәрвакыт ачык күңелле, ярдәмчел кеше. Кешелеклегегез, олысына да, кечесенә дә яхшы киңәшләр бирә белүегез белән Сез инде күптән халык күңелен яуладыгыз. Сез яхшы хезмәткәр генә түгел, олы йөрәкле кеше дә. 
Без Сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Сезгә бәхет, ныклы сәламәтлек, имин көннәр, хезмәтегездә һәм гаилә тормышыгызда бары уңышлар гына телибез.

Йөрәгегездәге яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлеге ветераннар советы, «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле һәм «Татарстан» совхозы поселогы китапханәсе хезмәткәрләре. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев