Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әнвәр Галимҗановны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

23 ноября 2019, 09:25

900

0

0

Иске Дөреш авылында яшәүче газиз кешебез Әнвәр Ришат улы Галимҗанов 23 ноябрьдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. 
Кадерле әтиебез! Тормышыңны изге гамәлләр белән бизәп яшәүче, бик тә күркәм холыклы, кешелекле, ихтирамга лаек шәхес син. Күңелеңнән яктылык, аклык-пакълек, миһербанлык бөркелеп тора.
Син гомерең буе икътисадчы булып эшләдең, хезмәтеңдә макталдың. Бүген дә тынгы белмисең, авылның имам-хатыйбы буларак, тапшырылган хезмәтеңне зур җаваплылык белән, яратып башкарасың, олысына-кечесенә яхшылык үрнәкләре, иман нуры бирәсең. Бар шатлык-борчуларыңны бүлешүче әниебез белән иңне-иңгә куеп, тирә-күрше, дус-туганга үрнәк гаилә булып яшисез. Безне – ике улыгызны да чын ир-егетләр итеп тәрбияләдегез. Гомерең буе туганнарың, бала-
оныкларың өчен җан атасың, тормышларын гел кайгыртып торасың. Сездәй киң күңелле, юмарт, барыбызны елмаеп каршы алучы әти-әниебез барында без әле озак еллар буыннар чылбырын өзмичә, бәхетле, матур бер гаилә булып яшәрбез. Рәхмәт сиңа, әти, мәрхәмәтле олы йөрәгеңә, рәхмәт һәрчак балкып торган йөзләреңә, алтындай киңәшләреңә. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә сезгә карата мәрхәмәтле булсын, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, балалар һәм оныклар игелеге бирсен.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Сине яратып, улларың Равил, Ирек, киленнәрең Рушана, Резедә, оныкларың Рашат, Рәминә, Рифат, Розалия, Рафаэль. Теләкләргә әниебез Зөлфидә, кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев