Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нурсөя Бариеваны 50 яшьлек юбилее белән С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы котлый!

15 мая 2020, 11:00

548

0

0

С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы озак еллар ягулык склады мөдире булып эшләүче Нурсөя Марсель кызы Бариеваны 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Нурсөя Марселевна! Хуҗалыгы-бызда 10 елдан артык эшләү дәверендә Сез хезмәттәшләрегез арасында бетмәс-төкәнмәс ихтирам яуладыгыз. Сезнең тормыш тәҗрибәгез, осталыгыгыз бәхәссез. Тырыш, максатчан, тормыш сөючән кеше Сез. Хезмәтегезне һәрчак зур җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкарасыз. Ягымлы сүзләрегез, ачык йөзегез белән һәркемнең ихтирамын яуладыгыз. Алга таба да исән-имин эшләргә язсын үзегезгә.
Кешеләргә кирәк булып, аларның рәхмәтенә коенып яшәгез дә яшәгез әле. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, бәхет телибез. Тормыш иптәшегез, балаларыгыз янәшәсендә, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын. Туган көнегез котлы, мөбарәк булсын. Һәр яңа таң бары сөенечле хәбәрләр генә китерсен.

Тормышыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән,
Бер кайгысыз үтсен гомерегез. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X