Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нурсинә Гарипованы 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

15 января 2021, 10:30

437

0

0

Теләнче Тамак авылында яшәүче газиз әниебез, әбиебез Нурсинә Габдрәхим кызы Гарипованы 80 яшьлек юбилее белән котлап, күңел түреннән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

Кадерлебез! Сине якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең – туган көнең белән тәбриклибез. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Аллаһ биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәргәнсең, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың. Гомерең буе авылда шәфкать туташы булып эшләдең. Кем генә, кайчан гына мөрәҗәгать итмәсен, һәрчак ярдәм итәргә ашыктың. Шуңадыр авылда хөрмәтең зурдан. Без балаларыңны да игелекле, тәрбияле итеп үстердең, югары белем бирдең. 
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, әни. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без балаларыңа яшәеш чыганагы, олы терәк булып торуыңны телибез.

Олы бәйрәмең белән тәбриклибез,
Матур бәйрәмең – туган көнеңдә.
Бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек
Юлдаш булсын алгы көнеңдә.

Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, киленең, оныкларың һәм оныкчыкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев