Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нурия Минвәлиеваны 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

17 января 2020, 12:20

497

0

0

Яңа поселогында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез Нурия Габдуллаҗан кызы Минвәлиеваны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. 
Сабыр йөрәкле, изге күңелле әниебез, әбиебез! Син безнең өчен иң якын, иң кадерле кеше. Гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, самими балалар арасында үзең дә кояш кебек балкып яшәдең, күңел биреп эшләдең. Үзең яхшы булганың өчен балалар да, ата-аналар да сине ярата, хөрмәтли иде. Без – балаларыңны, 3 улыңны да туры юлдан атларга өйрәттең, хәзер дә зирәк, акыллы киңәшләреңне биреп яшисең. Көн-таң атса, синең барлыгыңа куанабыз, әни, дип эндәшә алуыбыз белән чиксез бәхетле без. Бүгенге көндә син безгә ышаныч та, терәк тә. Син пешергән ризыклар, син ясаган чәйләр тәмле дә, бәрәкәтле дә, әни. Без, балаларыңның һәрберсен тигез күрәсең. Оныкларыңа әби тәмен, әби тәрбиясен биргәнең, безне үз канат астында җылытканың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әниебез. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тигезлектә, ак бәхетләр белән тулы тормышта сөенеп, якыннарыңның җылысын тоеп, игелекләрен күреп, рәхәтлектә яшәвеңне телибез. Син исән-сау булсаң, без, әни, бәхетле.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рамил, улларың Раил, Руслан, Илнур, киленнәрең Шамилә, Лилия, Диләрә, оныкларың Муса, Ислам, Әмир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев