Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нурания Хәлимованы туган көне белән гаиләсе котлый!

08 мая 2019, 10:10

679

0

1

Калмия авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Боерган авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, кадерле әниебез Нурания Барый кызы Хәлимова шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтте. Без аны гомер бәйрәме белән чын йөрәгебездән котлыйбыз.
Бердәнберебез безнең! Сиңа җир йөзендәге иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү ямебез. Һәр көнне күңел җылылыгы бирүче, бер түгәрәк өстәл янына гаиләбезне, туганнарны туплаучы олы зат. Йортыбызның уңган хуҗабикәсе дә син. Әтиебез белән без ике балагызны тормышка лаеклы итеп үстердегез, белем һәм тәрбия бирдегез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә. 
Сиңа җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ныклы сәламәтлек телибез. Көннәрең шатлыкта үтсен, гомер юлың озын булсын, җан тынычлыгы белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын сиңа.

Күз тимәсен, уңган-булган,
Акыллы һәм бик түзем.
Буй-сының да бик килешле,
Елмаеп тора йөзең.
Безне иркәли-ярата
Ягымлы карашларың.
Өебезгә ямь бирәсең,
Тәмле синең ашларың.
Туган көнең котлы булсын,
Теләкләрнең иң зуры.
Аллаһ сине саклап йөртсен,
Син өебезнең нуры. 

Сине яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Ришат, кызың Гөлнара, улың Тимерхан.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев