Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәсимә Сәгыйдуллинаны 60 яшьлек юбилее белән С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы котлый!

19 февраля 2021, 11:50

434

0

0

С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалыкта озак еллар бухгалтер-кассир булып эшләүче Нәсимә Баһаветдин кызы Сәгыйдуллинаны 60 яшьлек юбилее белән котлый.

Хөрмәтле Нәсимә Баһаветдиновна! Туган көннәр ел да килеп тора, ә бүгенгесе бигрәк тә куанычлы. Хезмәт баскычының югарысына менгәне, уңышларга куана торганы. Ничәмә-ничә еллар авыл хуҗалыгында гадел, намуслы эш башкарасыз. Озак еллар эшләү дәверендә хезмәттәшләрегез арасында тирән ихтирам һәм хөрмәт казандыгыз. Сезгә гомер буе тырышкан хезмәтегезнең әҗерен күрергә язсын. Бәйрәмегез котлы, мөбарәк булсын! 
Без Сезне һәрбер алынган эшне җиренә җиткереп башкаручы, тәвәккәл, тырыш, намуслы зат итеп беләбез. Сезгә киләчәктә дә бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Тигезлектә, муллыкта тормыш иптәшегез белән бергә-бергә балалар бәхетенә төренеп яшәгез. Гомерегез озын, тыныч, кайгы-хәсрәтсез булсын. Киң күңелегез мәңге картаюны белмәсен. 
Сезгә бәхетнең тулысын, сәламәтлекнең ныгын телибез. Тормыштан ямь табып, ләззәт алып, гел елмаеп яшәгез, барлык теләкләрегез тормышка ашсын. 

Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев