Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәсимә Хәйретдинованы 60 яшьлек юбилее белән Яңа поселогы урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

15 ноября 2019, 10:00

686

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Яңа поселогы урта мәктәбе хезмәт коллективы мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар укытучы Нәсимә Мәгъсүм кызы Хәйретдинованы 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлый.
Хөрмәтле Нәсимә Мәгъсүмовна! Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Сез һәрвакыт якты йөзле, юмарт, ачык күңелле. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган укытучы хезмәтен бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкарасыз. Мәктәбебездә 20 елдан артык башлангыч сыйныфлар укытасыз, сабыйлар күңеленең һәрберсенә үтеп керә, алар дөньясы белән яши беләсез. Коллективта да, ата-аналар, авылдашлар алдында да абруегыз зурдан. 
Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын. Уңган-булган хуҗабикә, акыллы тормыш юлдашы, якыннарын өзелеп яратучы әни, дәү әни булып, бәхетле яшәгез. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. 

Котлап Сезне бәйрәмегез белән
Без телибез шатлык-сөенеч.
Урап үтсен Сезне һәрвакыт 
Сагыш уты, борчу-көенеч.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев