Якты юл
  • Рус Тат
  • Нәсимә Идрисованы 80 яшьлек юбилее белән дусты Тәслимә котлый!

    --, 9 август 2019 - 12:40
    82
    0
    0

    Бүгенге көндә Бордыбаш авылында гомер итүче якын күршем, яшьлек дустым Нәсимә Идрисованы туган көне – 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итеп, күңел түрендә сакланып килгән изге теләкләремне юллыйм.
    Киң җиһанның бөтен матурлыгын сабыр күңеленә җыйган кадерле, дускаем, ахирәтем! Сиңа 80 яшь дип һич кенә дә әйтмәссең. Чөнки синдә һаман да без балачакта, яшь вакытта белгән тормыш сөючән, шат, ярдәмчел, тынгысыз йөрәк тибә. Икебез дә әти-әни назын күрмәдек, кечкенәдән әби-апа тәрбиясендә үстек. Алар безне ялгыш адымнардан, яман күзләрдән саклап, тормыш итәргә өйрәтеп үстерде. Тормыш иптәшең Нәгыймулла белән 55 ел гомер итеп, 5 бала тәрбияләп үстердегез. Оныкларыгызга шатланып туя алмыйсыз. Күпне күргән, күпне кичергән мәрхәмәтле күңелеңнән бүген дә изгелек, нур бөркелеп тора. Үземә дә шушы көннәрдә 80 яшь тула. Әле алдагы көннәрдә дә икебез дә исән-сау булып, балалар игелеге күреп аралашып, дус булып яшәсәк иде. Мин синең озын гомерле, тыныч күңелле булуынны телим, дустым.

    Табигатькә охшаш гомерләр дә,
    Язлы да ул, җәйле-кышлы да.
    Сездәй дустым булган өчен генә
    Дөнья җәйле, моңлы-җырлы да.

    Иң изге теләкләр белән Круглое Поледан ахирәтең Тәслимә. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: